// Безнең Аллабыз шәфкатьле, Гадел һәм ярлыкаучы. // // Аның исемен чакырган Тәкъваларны саклаучы. // // Ул догамны ишеткәнгә Мин Аллама сыенам. // // Ходай яхшылык кылганга Рәхмәт әйтеп сөенәм. // // Тәмуг газаплары күрдем, Чирдә, кайгыда идем. // // Шулчак Ходайны чакырдым: "Җанымны коткар," дидем. // // Ул миңа колагын салды, Кысанлыктан чыгарды. // // Кайгылардан тартып алды Һәм җанымны коткарды. // // Җаным инде тынычланды, Күзләремнән яшь акмый. // // Аякларым да абынмый Чөнки Ходаем саклый. // // Мин терелермен җирендә Ходай белән булырмын. // // Коткаручым Ул булганга Мин Аңа сыенырмын. //THERE IS A NAME I LOVE TO HEAR Adonaj, Te vagy pásztorom Възложи на Господа Assetato di te Капли крови Твоей Hari Ini Tuhan Berkati Tuhan, Kami Berlumuran Dosa Felsenfest und stark ist mein Gott Kechir meni Xudoyim أيها السيد
Song not available - connect to internet to try again?