Без бельмибез кайчан кабат жиргә Киләчәген Коткаручының, // Ләкин Алла сүзе безнең кулда Изге Рухның, Юатучының. // Күкләрдә безнең яшәү урыны Нинди шатлык, нинди сөенеч! // Анда баргач бетәр кайгы, хәсрәт, Чир, газап, күз яше, көенеч. // Зирәкләр кулында яктылык бар, Ул яктылык Аллаһы сүзе. // Кемнең җаны котылуны тели Алла Рухы аңлата Үзе. // Үзенең сүзе аша Аллаһы Чакыра күк патшалыгына, // Ләкин әле Ул кабат килгәнче Хезмәт итик шатланып кына. //mkẖlṣy dẖbḥt - hrmạs smyr Ne crains rien, je t'aime حطيت نفسي مكانه Ty jsi moje radost Ak sa mračiš Radost mam velku HOLD THE FORT Дорога длинная كل أيامي Aké je dobré.
Song not available - connect to internet to try again?