Бөек Аллам, Гайсәм, Изге Рухым Исемеңне Синең зурлыймын. // Рәхмәт әйтеп Сиңа барсы өчен Сиңа мәңгелек дан җырлыймын. // И сөекле, и кадерле Аллам, Рәхмәт Сиңа барлыгың өчен. // Синең генә бар җиһанга җитә Мәхәббәтең, шәфкатең, көчең. // Син - гүзәллек; Син - сөюнең үзе Күңелләргә шатлык бирүче. // Җаныбызга тынгы, йөрәкләргә Сүнмәс бер нур булып керүче. // Синең белән миңа шундый рәхәт, Һәрчак тоям мәхәббәтеңне. // Авыр чакта Син ярдәмче миңа Кызганмыйсың мәрхәмәтеңне. // Кыенлыклар, куркынычлар килсә, Сыенам мин Синең куенга // Һәм килгәндә шатлык, сөенечләр Син буласың минем уемда. // И шәфкатьле, изгелекле Атам, Яклаучым да, Саклаучым да Син. // Бердәнберем, таянычым минем, Син булмасаң нишләр идем мин? //يا إلهي أعماق الحب هوان Din mulţimea de cuvinte Słowo Twe يا سيدي إن لم يسر Рабби Севин Ей О'нун Садък Кулларъ Исо Масиҳ Келади Қайта في بيت Nasvalo me somas Devla موسيقى Паруса надежды
Song not available - connect to internet to try again?