Күпме еллар үтте, сулар акты, Гайсә үлеп терелгән көннән. Ләкин гөнаһ артканнан артты, Китмәнде ул каһәрле җирдән. Юккамыни Ата Улын җибәргән, Корбан итеп безнең гөнаһлар өчен? Юккамыни Гайсә гомерен биргән Кызганмаган яшлеген, бар көчен? Әй, дусларым булмаган юкка корбан, Кимсетүләр, күз яшләре, авыртулар. Юкка коелмаган бу Изге Кан, Пакъләнгәннар безнең гөнаһлар. Әй, халыклар, йокламагыз, уяныгыз! Антка килегез Алла каршында. Чын йөрәктән Гайсәне сез чакырыгыз. Гөнаһларның кичерер Ул барсын да. Бу дөньяда без кунакта гына, Чәчкә гөмере - безнең бу гөмер, Дустым, ышан, син, шуңа гына Мәңгелектә Гайсә белән урының булыр!Bergsig: Nader my God by U Habakuk'un İlahisi Mening Zoʻr doʻstim bor Исои хуб хоҳад омад هستی من فدای تو Kind: My God is so groot, so sterk en so magtig Малы куректӥськод тон лулы Омад Худованд моро наҷот додан وسط التجارب Гуноҳҳои маро Худо бахшид
Song not available - connect to internet to try again?