Рәхмәт Сиңа, яшәү бүләк иткән Мәрхәмәтле, Изге Аллага. Мәхәббәте һәм шәфкате белән Мине сөеп, сайлап алганга. Сакла мине, Аллам, мин көчсезне, Синнән башка гөнаһ колы мин. Йөрәгемә кереп Үзең яшә // Коткаручым минем бары Син. // Бурычлымын Синең алда, Аллам, Мәңге аны кайтара алмам. Тирән сөю һәм ышаныч белән Инансамчы тик Сиңа, Аллам. Яратырга телим һәркемне мин Мәхәббәтем әли җитми шул. Кичерергә, яратырга йөрәт Тормышымда миңа терәк бул.dạkẖl bytk เพราะบาปของข้า Zincirleri Kırmak Reb Isany şöhratlalyň! Гелин Бирлик олалъм Din tesuturi nevăzute كفايتي من فدى نفسي ạ̉smk dạ fwq ạ̉sạmynạ Môj Pán, jak predivné 只有干渴的人
Song not available - connect to internet to try again?