Әй, догалар, әй догалар, Аларны Алла бирген Әче тормыш юлларында, Бу догалар көч бирген. Караңгы төн булганда, Алла белән күңелем сөйләшә: -Әй, Аллам, мине ишет! Ташлама фатихаңнан. Коткар, гафу ит Гөнаһлардан. Әй, Алла, җиңел тормышны Мин Синнен сорамыйм. Авырлыклар һәм кайгылар, Булса да тормыш юлымда Бары тик шуны сорыйм: Һәрвакыт бул янымда Кайда гына язмыш йөртсә дә, Синең йомшак кулларың Назлап иркәләсен, Тормышымда, Мине җитәкләсен. Әй догалар, әй догалар, Рәхмәт яусыннар сезгә Алла сүзе мәңге көчле, Дәрт бирә тормышыма. Әй, Аллам, рәхмәт Сиңа, Көч бирдең күңелемә Авыр булганда тормыш юлы Әл дә Син бар дөньяда, Күңелне коткаручы, Безгә мәңгелек гомер бирүче.Мариям билдиңби? Oi, syömmesi Herralle avaa ٴبىزدىڭ پاتشا، ٴبىزدىڭ قۇداي۔يسا ٴماسىح! Akže sme už mnoho dobrého Халелуя, Халелуя, Халелуя, Хамтлар Сана! PASS IT ON يا صاحب السلطان Dunyo (anʼanaviy) Yesu, Kai Ni Wurinka, Kar In Ratse Hanyarka Hosana Untuk Raja Damai
Song not available - connect to internet to try again?