// Безнең Аллабыз шәфкатьле, Гадел һәм ярлыкаучы. // // Аның исемен чакырган Тәкъваларны саклаучы. // // Ул догамны ишеткәнгә Мин Аллама сыенам. // // Ходай яхшылык кылганга Рәхмәт әйтеп сөенәм. // // Тәмуг газаплары күрдем, Чирдә, кайгыда идем. // // Шулчак Ходайны чакырдым: "Җанымны коткар," дидем. // // Ул миңа колагын салды, Кысанлыктан чыгарды. // // Кайгылардан тартып алды Һәм җанымны коткарды. // // Җаным инде тынычланды, Күзләремнән яшь акмый. // // Аякларым да абынмый Чөнки Ходаем саклый. // // Мин терелермен җирендә Ходай белән булырмын. // // Коткаручым Ул булганга Мин Аңа сыенырмын. //O! ry Mpanefa ny toky rehetra Hoosianna Енмӧй, Тэ меын xīn xì shén jiā de rén zài nǎ lǐ Взгляни Великий Вечный Ja tú radosť Lev z Judy Отче Небесный Боже могучий Вятър вее Tak jaký jsem
Song not available - connect to internet to try again?