Бөек Аллам, Гайсәм, Изге Рухым Исемеңне Синең зурлыймын. // Рәхмәт әйтеп Сиңа барсы өчен Сиңа мәңгелек дан җырлыймын. // И сөекле, и кадерле Аллам, Рәхмәт Сиңа барлыгың өчен. // Синең генә бар җиһанга җитә Мәхәббәтең, шәфкатең, көчең. // Син - гүзәллек; Син - сөюнең үзе Күңелләргә шатлык бирүче. // Җаныбызга тынгы, йөрәкләргә Сүнмәс бер нур булып керүче. // Синең белән миңа шундый рәхәт, Һәрчак тоям мәхәббәтеңне. // Авыр чакта Син ярдәмче миңа Кызганмыйсың мәрхәмәтеңне. // Кыенлыклар, куркынычлар килсә, Сыенам мин Синең куенга // Һәм килгәндә шатлык, сөенечләр Син буласың минем уемда. // И шәфкатьле, изгелекле Атам, Яклаучым да, Саклаучым да Син. // Бердәнберем, таянычым минем, Син булмасаң нишләр идем мин? //СЕТКИЛИМНИҢ ЫРЫЗЫН Иисус Божий Сын Iso mening qutqaruvchim Praise Him On The Trumpet Los hermanos tan queridos Blessed be the Name of the Lord rḥmẗ ktẖyrạaⁿ ạrḥmny Ever Be Asrlar oʻtib ketar İyi ki doğdun İsa!
Song not available - connect to internet to try again?