Сүтә - сүтә хәтер йомгагымны, Очын - очка ялгап уйларымны. Күзаллыймын гомер юлларымны // Һәм барлыймын үткән елларымны. // Гомер юлы бик тиз үтелсә дә Байтак икән абынган җирләр дә Куп бозылган куелган чикләр дә, // Куп кылынган бик яман эшләр дә. // Эх, аяныч, яман гадәтләргә Җаным - тәнем шундый күнеккән. Еллар буе җыйган гөнаһларым // Миңа инде тәмам береккән. // Үлем килсә, бу гөнаһлар белән Ничек барыйм Ходай каршына. Бик соң булыр тәүбә итәргә дә // Кылган эшләремнең барсына. // Әле җаным тәнемдә чагында Гөнаһларым өчен үкенеп, Тәңрем, мине гафу итүеңне // Сорыймын мин Синнән үтенеп. // Кичер мине, Аллам, кичер мине Гөнаһ коллыгыннан Син коткар. Иман биреп, изге юлларыңнан // Мәңгелек тормышка алып бар. //Skry ma pod svoje krídla! Re Salvatore దేవర నీ - దేవెనలు هاشيدوا الأسوار وعلوا للدهور Adonay Věřím تارك العالم كلة ورايا Was auch geschieht der Sieg ist dein wrạỷk yḥlw ạlmsyr Թող Հոգուդ Քամին Փչի
Song not available - connect to internet to try again?