Давыллы диңгез өстеннән Еракта һавада, Дәһшәтле җилгә каршы Очтылар торналар. Тик берсе читтә онытылган, Сынган канатлысы Тирән кайгыдан әрнеп, Як-якка каранды. Очарга бик теләсә дә, Диңгездән биектә, Ләкин гел аска очты Диңгез упкынына. Һәм үлемен ул шунда Очратырмын диде, Кинәт, бер көймә күрде Дулкыннар өстендә. Яраласалар сине Тормыш давылында, Дустым, курыкма Кара ышанып югары. Тыңгысыз диңгез өстендә, Дөнья җилләрендә Кайгы газаптан көтә, Гайсә Коткаручы.Прославим братья Vďaka Мен үшін өлгеніңе خجلان منك 主给你预备的是最好最好 Nu, nu suntem un vis ЬОвгю ве Онур Сароям Tanrı'nın Sözü هل تعبت جدًا
Song not available - connect to internet to try again?