Күпме еллар үтте, сулар акты, Гайсә үлеп терелгән көннән. Ләкин гөнаһ артканнан артты, Китмәнде ул каһәрле җирдән. Юккамыни Ата Улын җибәргән, Корбан итеп безнең гөнаһлар өчен? Юккамыни Гайсә гомерен биргән Кызганмаган яшлеген, бар көчен? Әй, дусларым булмаган юкка корбан, Кимсетүләр, күз яшләре, авыртулар. Юкка коелмаган бу Изге Кан, Пакъләнгәннар безнең гөнаһлар. Әй, халыклар, йокламагыз, уяныгыз! Антка килегез Алла каршында. Чын йөрәктән Гайсәне сез чакырыгыз. Гөнаһларның кичерер Ул барсын да. Бу дөньяда без кунакта гына, Чәчкә гөмере - безнең бу гөмер, Дустым, ышан, син, шуңа гына Мәңгелектә Гайсә белән урының булыр!Dios es amor, Dios es amor mbạrk sẖʿby̱ mṣr - mwsyqy Սիրելի մայրիկ lạ sẖyʾ fy ḥyạtnạ mḍmwn День ночь ربي يا غالي Создан был для славы Awake, My Soul, And With The Sun Разбойник Oui, je bénirai Dieu
Song not available - connect to internet to try again?