Рәхмәт Сиңа, яшәү бүләк иткән Мәрхәмәтле, Изге Аллага. // Мәхәббәте һәм шәфкате белән Мине сөеп, сайлап алганга. // Бурычлымын Синең алда, Аллам, Мәңге аны кайтара алмам. // Тирән сөю һәм ышаныч белән Инансамчы тик Сиңа, Аллам. // Яратырга телим һәркемне мин Мәхәббәтем әле җитми шул. // Кичерергә, яратырга өйрәт Тормышымда миңа терәк бул. // Сакла мине, Аллам, мин көчсезне, Синнән башка гөнаһ колы мин. // Йөрәгемә кереп Үзең яшә Коткаручым минем бары Син. //Som pred Tebou Исо мени севади Он Бог торжества كنت أسيرًا lạ ynʿsn ḥạfẓy O Seigneur, ô Sauveur Minula nočná hodina Счастливого Рождества всем يا رب أنا عندي ايمان lmsny yswʿ
Song not available - connect to internet to try again?