Тыңлагыз, кешеләр, бу изге хәбәрне. Тыңлагыз сез Алла турында. // Хәбәрләрнең үлемсезе булып Ул күчкән буыннан-буынга. // Күп гасырлар аша килеп җиткән Шушы хәбәр безнең көннәргә, // Бөек Аллам, Синең Изге Исемең Кабатларга төрле телләрдә. // Мактау Сиңа, Раббым, һәм дан Сиңа Гайсә булып җиргә килгәнсең. // Безнең гөнаһларны Син Үзеңә алып. Газапланып хачта үлгәнсең. // Үлгәнсең дә, кабат терелгәнсең, Коткарырга безнең җаннарны, // Алып барыр өчен мәңгелек тормышка Раббым, Сиңа инанганнарны. // Син- гаделлек, Син- мәңгелек яшәү, Рәхмәт Сиңа, бөек Аллабыз. // Синең, үлемсезлегең алдында Тезләнеп без сәҗдә кылабыз. //Tvoja láska nemá hraníc yswʿ zy̱ ạlskr Doamne vreau să mă-nchin Nu sunt în ceruri lacrimi şi grijuri مستر عنه الوجوه Kiedy moc grzechu tạ̉ml 3 Я спасен Грехи мне прощены İsa, İsa Yücesin Splendoare de imparat
Song not available - connect to internet to try again?