Әй, догалар, әй догалар, Аларны Алла бирген Әче тормыш юлларында, Бу догалар көч бирген. Караңгы төн булганда, Алла белән күңелем сөйләшә: -Әй, Аллам, мине ишет! Ташлама фатихаңнан. Коткар, гафу ит Гөнаһлардан. Әй, Алла, җиңел тормышны Мин Синнен сорамыйм. Авырлыклар һәм кайгылар, Булса да тормыш юлымда Бары тик шуны сорыйм: Һәрвакыт бул янымда Кайда гына язмыш йөртсә дә, Синең йомшак кулларың Назлап иркәләсен, Тормышымда, Мине җитәкләсен. Әй догалар, әй догалар, Рәхмәт яусыннар сезгә Алла сүзе мәңге көчле, Дәрт бирә тормышыма. Әй, Аллам, рәхмәт Сиңа, Көч бирдең күңелемә Авыр булганда тормыш юлы Әл дә Син бар дөньяда, Күңелне коткаручы, Безгә мәңгелек гомер бирүче.ʿlmny Һəр Заман Мəн Севəҹəм Сəни El que mira por las aves Roh Kudus, Tetap Teguh Na krídlach orlích sa vznášajú Te zbaţi întruna-n viaţa asta frate dragă ạ̉ḥtfạlạt ạlsmạ إنت أعظم أروع ما في الدنيا Алла Ул мәхәббәт Փրկիչ Դու Մեռնող
Song not available - connect to internet to try again?