Гайсәнең куллары - Ул мәхәббәт куллары, Изге һәм назлы куллар. Син күр менә - Ул куллар канга баткан, Синең өчен газап чиккән Ул! Бәлки син аргансың, кайгыларың җәфалый, Намусың хөкем итәдер. Тор! Кадәрле дустым, Ул менә Үзе сиңа кулларын суза. Гайсәнең куллары - чокардан чыгаралар Котылу җиренә куялар. Бу тормыш бит, тик сүзләр генә түгел Бу ярату һәм гафу итү. Бу куллар сузылган, сиңа да, миңа да Сәлам бирә алар, юата. Мөмкинме инде читтә басып торырга Һәм дә җавапсыз калырга? Кил, кара син, дустым, әйбәтләп кенә кара Ваемсызланып син калма. Гайсәнең куллары - Ул мәхәббәт куллары Дустым, сиңа торырга кирәк.Праздник Пасхи سەندەن مەنى اجىراتپاسىن 宣教的隊伍要從這裡出發 Er ist Herr DRAW ME NEARER Name Above All Names Il grande tesoro Vody živé Madaqtalsyn Táńirdiń Esimi ข้ารับชีวิตพระคริสต์
Song not available - connect to internet to try again?