Сүтә - сүтә хәтер йомгагымны, Очын - очка ялгап уйларымны. Күзаллыймын гомер юлларымны // Һәм барлыймын үткән елларымны. // Гомер юлы бик тиз үтелсә дә Байтак икән абынган җирләр дә Куп бозылган куелган чикләр дә, // Куп кылынган бик яман эшләр дә. // Эх, аяныч, яман гадәтләргә Җаным - тәнем шундый күнеккән. Еллар буе җыйган гөнаһларым // Миңа инде тәмам береккән. // Үлем килсә, бу гөнаһлар белән Ничек барыйм Ходай каршына. Бик соң булыр тәүбә итәргә дә // Кылган эшләремнең барсына. // Әле җаным тәнемдә чагында Гөнаһларым өчен үкенеп, Тәңрем, мине гафу итүеңне // Сорыймын мин Синнән үтенеп. // Кичер мине, Аллам, кичер мине Гөнаһ коллыгыннан Син коткар. Иман биреп, изге юлларыңнан // Мәңгелек тормышка алып бар. //La trompette sonne No eye has seen Bu günləri Prieten care-alergi prin lumea de păcat Якъндасън Раб Иса Hallelu Hallelu Hallelu Hallelujah (Pris vår Gud) Rychle nastupte do vlaku ТАТКО НЕБЕСЕН Жить нужно так как будто бы вчера سبت في الميه
Song not available - connect to internet to try again?