Тыңлагыз, кешеләр, бу изге хәбәрне. Тыңлагыз сез Алла турында. // Хәбәрләрнең үлемсезе булып Ул күчкән буыннан-буынга. // Күп гасырлар аша килеп җиткән Шушы хәбәр безнең көннәргә, // Бөек Аллам, Синең Изге Исемең Кабатларга төрле телләрдә. // Мактау Сиңа, Раббым, һәм дан Сиңа Гайсә булып җиргә килгәнсең. // Безнең гөнаһларны Син Үзеңә алып. Газапланып хачта үлгәнсең. // Үлгәнсең дә, кабат терелгәнсең, Коткарырга безнең җаннарны, // Алып барыр өчен мәңгелек тормышка Раббым, Сиңа инанганнарны. // Син- гаделлек, Син- мәңгелек яшәү, Рәхмәт Сиңа, бөек Аллабыз. // Синең, үлемсезлегең алдында Тезләнеп без сәҗдә кылабыз. //Bring Hom Hulde Пребудь со мной уж меркнет луч дневной 平原和高山 ạyẗ hy ḥqyqẗ ạymạnk Kartal Kanatlarında İllərlə mən gəzdim, hey axtardım Come fanno certi a dire che... Buyuk va kuchli Rabbimiz Quiero ser luz Z Tobą ciemność
Song not available - connect to internet to try again?