Гайсәдә генә мин бәхетле һәрчак, Гайсәдә генә мин ял итәм эштән. Бөтен серемне мин Аңа сөйлим, Иң якын дустымны таптым Аңарда. Гайсәнең иптәше булу -зур бәхет, Тел белән моны һич булмый аңлатып. Бөтен серемне мин Аңа сөйлим Иң якын дустымны таптым Гайсәдә. Мәңге яратырмын мин Ул дустымны, Дустым коткарды мине үз канында. Күрсәтте хачта үзенең мәхәббәтен, Иң якын дустымны таптым Гайсәдә. Мәңгелек дуслык кулын сузып миңа Яшьлектән бирле алып бара мине Ул яши торган илгә мин барам Җаным мәңгелек шатланыр Анда.Amore per te Դու Գիտես, Թե Հիմա Тази вечер искам mdẖ qd qblt sydy Qudaı - qudiretti Qudaı You are my God بحب الرب Hai Kota Mungil Betlehem Vstaň, srdce a s radosťou Мәсіх адам боп
Song not available - connect to internet to try again?