Йөрәгемә керде Гайсәм Мин шатланам, куанам. Биләп алдың күңелемне Сине уйлап юанам. Бөек Аллам - Изге Гайсәм,- Куанычым Син минем, Бөек Аллам, Изге Гайсәм,- Ышанычым - Син минем. Син һәр вакыт булчы минем Йөрәгемнең түрендә. Синең мактаулы исемең Мәнге булсын телемдә. Изге Гайсәм, минем Гайсәм,- Таянычым Син минем. Изге Гайсәм, минем Гайсәм,- Ышанычым - Син минем. Рәхмәт Сиңа, Бөек Гайсәм, Арчыладың гөнаһтан. Минем өчен корбан булып Коткардың Син газаптан. Изге Гайсәм, минем Гайсәм,- Коткаручым Син минем, Изге Гайсәм, минем Гайсәм,- Таянычым Син минем. Мәхрүм итмә безне Аллам, Тиңсез мәхәбәтеңнән. Калдырма безне беркайчан Чиксез Бәрәкәтеңнән. Син бит минем, Изге Гайсем,- Куанычым Син минем, Син бит минем Изге Гайсәм Ышанычым Син минем.Имам една светла мечта Tu nous aimes, Seigneur Өлүлəрдəн үчүнҹү ҝүн дирилди ḥbyby ḥrrny இதோ மனிதர்கள் மத்தியில் لأنه تمرمر قلبي Я слабый земной человек, как будто разбита струна 七月十日那一天 ليك بنغني СВЯТИ ДУХ
Song not available - connect to internet to try again?