Йөрәгемә керде Гайсәм Мин шатланам, куанам. Биләп алдың күңелемне Сине уйлап юанам. Бөек Аллам - Изге Гайсәм,- Куанычым Син минем, Бөек Аллам, Изге Гайсәм,- Ышанычым - Син минем. Син һәр вакыт булчы минем Йөрәгемнең түрендә. Синең мактаулы исемең Мәнге булсын телемдә. Изге Гайсәм, минем Гайсәм,- Таянычым Син минем. Изге Гайсәм, минем Гайсәм,- Ышанычым - Син минем. Рәхмәт Сиңа, Бөек Гайсәм, Арчыладың гөнаһтан. Минем өчен корбан булып Коткардың Син газаптан. Изге Гайсәм, минем Гайсәм,- Коткаручым Син минем, Изге Гайсәм, минем Гайсәм,- Таянычым Син минем. Мәхрүм итмә безне Аллам, Тиңсез мәхәбәтеңнән. Калдырма безне беркайчан Чиксез Бәрәкәтеңнән. Син бит минем, Изге Гайсем,- Куанычым Син минем, Син бит минем Изге Гайсәм Ышанычым Син минем.ئەركىن چۆگۈلەڭ Вся земля Господа славит hl ạ̉ftḥ bạb ạlḥb طوباكِ طوباكِ Wasze serca İzzət Tanrıya لا تغض الطرف Дурма каршъмда Bože, ku tebe يا كنيسة لا تفقدي
Song not available - connect to internet to try again?