Күңелем тулы мактау җыры минем Телләремнән аксын җир булып. Бөеклегәң мактап җырлар идем Син, Раббыма, сайрар кош булып. Ышанычым,минем өметем Синдә минем төпле урыным Сине мактап нинди җырлар җырлыйм, Сүзем саран, тирән уйларым. Күңелемне тутыр тирән моң белән Һәр минутта Сиңа сокланам. Кемгә карап кемгә ышаныйм соң, Чагыштырыйм Сине кем белән? Бөтен дөнья тулган нурың белән, Синең белән дөнья яктыра. Шул нурыңда яктырт мине Ходай Шул нурыңда күңелем яктыра.K Tobě, Pane na výsosti ḥzn wsẖdẗ wḍyq Кан дьокюлмеден баъшлама олмаз Akým priateľom je Ježiš? Jos työsi pellolla vaikeaa قوة حضورك О молитва Сын Мой сердце Мне отдай من در آیین جلال تو محکم و استوارم Pane, tvoje dielo chcem
Song not available - connect to internet to try again?